Өлкән буын чаллылар өчен бәйрәм чаралары үткәрелә
Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза. Бәйрәм чарасы «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында узды. Үзәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова җылы теләкләр белән чыгыш ясады. Бу бәйрәм көнендә сәхнәдә гаилә тормышы юбилярларын котладылар һәм ө лкән буын вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.