Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәгариф мәсьәләләре буенча чара үткәрәчәк
Иртәгә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр мәгариф мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» дигән кайнар элемтә ачыла. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе тарафыннан оештырыла.