«Яр Чаллы киләчәге»: яшь чаллылылар туган шәһәребезнең образларын тудырды
1 нче Шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараеның күргәзмә залында «Яр Чаллы киләчәге» конкурсы кысаларында яшь катнашучылар 38 уникаль макет тәкъдим итте. Бәйге ике номинация буенча уздырылды: «Минем шәһәрем – киләчәк шәһәре: батырларча хыяллан!» һәм «Минем шәһәрем – бай тарихлы шәһәр».