Яр Чаллыда сәламәтлек саклау өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән өлеше һәм эштәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында: 3 нче стоматология поликлиникасының табиб-стоматолог-терапевты Анастасия Белова , Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең операция шәфкать туташы Резидә Бубекова , Ветераннар госпиталенең бүлек мөдире — табиб-терапевт Юлия Заболотская , ашыгыч ярдәм фельдшеры Светлана Петрова , 5 нче шәһәр хастаханәсенең баш табиб урынбасары Ольга Салахова .