Наил Мәһдиев: «Хыяллар тормышка ашырга тиеш!»
«Теләкләр чыршысы» проекты кысаларында балалар теләгән Яңа ел бүләкләрен алды. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, идарә башлыклары, депутатлар белән берлектә «Асылташ» социаль приютына барды. Алар «Теләкләр чыршысы» шары эченә балалар язган теләкләрне тормышка ашырды.