Чаллының «Азатлык» мәйданында Яңа елны бәйрәм иттеләр
Гадәттәгечә, 31 декабрь кичендә Яр Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Һава торышының уңай торуы сәбәпле бәйрәм итәргә килүчеләр дә күп иде. Төп тамаша 19:00 сәгатьтә башланып китте. Биредә шәһәребезнең сәнгать әһелләре шәһәрдәшләребезне искитмәле концерт номерлары белән куандырды.