Яр Чаллы егетләрен «Татар егете-2026» конкурсында катнашырга чакыралар
Яр Чаллыда «Татар егете-2026» төбәк проектына катнашу өчен гаризаләр кабул ителә башлады. Катнашуга Татарстанның барлык районнарыннан 16 яшьтән 35 яшькәчә татар телен белә торган егетләр чакырыла. Бу чара «Гаилә» милли проекты максатларына туры китереп үткәрелеә, аның төп юнәлеше – традицион кыйммәтләрне ныгыту һәм буыннарны берләштерү.