Наил Мәһдиев: "Безнең бурыч – кешеләргә ярдәм итү!»
Бүген депутатлар корпусы уртак утырыш барышында Шәһәр Советы «2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына муниципаль берәмлек бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү, шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары, муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибе турындагы нигезнамәгә үзгәрешләр кертү һәм башкалар хакында фикер алышты. Утырышны шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Мулекова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бюджетның керем өлеше – 13109 115 сум, чыгымнар өлеше 13 969 665 сумга җитә. Чыгым өлешенә шул исәптән барлык категориядәге хәрби хезмәткәрләрнең балаларын Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итү, аларның балаларын бакчага йөрү һәм мәктәпләрдә туклану өчен түләүдән азат итү акчалары да кертелгән. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны өлешчә мобилизацияләү кысаларында озатуда ярдәм иткән өчен депутатлар корпусына һәм барлык предприятие, оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Чаллы халкының күбесе мөстәкыйль рәвештә гуманитар һәм шефлык ярдәме җыю марафонына кушылган.