Яр Чаллы су басуга әзер
Түбән Кама сусаклагычының түбән бьефында урнашкан «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык ширкәтләрен су басудан саклау өчен гидротехник корылмалар төзәтелде. "Шулай ук идарә итү пунктлары да тәртипкә китерелде" , – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.