Чаллылылар урам мультфильмнары фестиваленә гариза бирә алалар
Урам мультфильмнары фестивале – мультипликация өлкәсендә сәләтле затлар эзләү буенча конкурс. Катнашучыларның эшләрен "Союзмультфильм" киностудиясе режиссерлары һәм рәссамнары, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының мультимедиа һәм анимация факультеты мөгаллимнәре бәяли. Проектның максаты: смартфоннарның уеннар һәм социаль челтәрләр өчен генә кирәк булуын кире кагу, аны иҗат инструменты буларак бәяләү.