Яр Чаллыда +24..+27 градус фаразлана
28 июльдән 4 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) булуы көтелә.
28 июльдән 4 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) булуы көтелә.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Валентин Иванович Лысак юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Система администраторы көненә багышланган бәйрәм чарасы шәһәрнең тантаналар сараенда узды. Шәһәрнең ИТ-белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов котлады: " Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә шәһәр предприятиеләре уңышлы эшли, ә безнең халык күп санлы электрон хезмәтләрдән файдалана ала. Сез шәһәр икътисадының югары технологияле тармакларының тизләтелгән үсешен тәэмин итәсез. Безнең тормышка цифрлы технологияләр тирәнрәк үтеп кергән саен, системалы администраторлар эшенең мөһимлеге шулкадәр арта бара. Бүген IT-өлкә белгечләре аеруча кирәк. Быел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Республикада Цифрлы трансформация өчен күп кенә пилот проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан өчен тормышка ашырылган карарлар Федераль дәрәҗәдә үсеш ала. Чаллы ИТ-паркы-мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләр үсеше өчен уникаль мәйдан. Чаллы паркына бөтен Россиядән компанияләр эләгергә тели. Бу эшне дәвам итү мөһим! – дип билгеләп үтте ул.
Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш инфекционисты, йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары Татьяна Әгъләмова чаллылыларга талпаннардан сакланырга киңәш итте. Роспотребнадзорда җәй эчендә талпан тешләүнең 600дән артык очрагы теркәлгән, шуларның берсе - балада.
2023 елдан башлап Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә хроник вируслы гепатитлы авыруларга ярдәм күрсәтә башлыйлар. Дәвалау учреждениесе тиешле лицензия алды. Бу хакта йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт-инфекционисты Татьяна Әгъләмова хәбәр итте.