Яр Чаллыда кышкы республика проектларында катнашуга йомгак ясалды
Яз җитү белән Яр Чаллыда кышкы сезонга йомгак ясыйлар, кыш кар явуы белән генә түгел, бай мәдәни-ял программасы белән дә истә калган. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәрдә «Татарстанда кыш» һәм «Күрше» күршелек фестивале проектлары гамәлгә ашырылды, алар ярдәмендә парклар, җәмәгать киңлекләре һәм ишегаллары төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итә торган үзәккә әверелде. Үткәрелгән чаралар саны буенча шәһәребез республика лидерлары рәтенә керде.