Наил Мәһдиев “Үсеш” сәнәгать паркына керергә заявка биргән предприятиеләрдә булды
Наил Мәһдиев «Үсеш»сәнәгать паркының өченче чираты резидентлары санына керергә ниятләгән ике предприятиедә булды. Беренче предприятие РМА КИП Мастер территориясендә урнашкан. Җитәкче Ренат Гарифуллин мэрны редукторлар, АПРС өчен ике һәм өч тизлекле коробка, ЧПУ белән станоклар һәм металл эшкәртү белән таныштырды.