Бөек Ватан сугышы ветеранына 95 яшь тулды
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлҗиһан Сафа кызы Сафина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин , Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән бүләкләр тапшырылды.