Чаллы укучылары рәсем конкурсында катнаша ала
Татарстанда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 30 еллыгына багышланган экология рәсемнәренә конкурс башланды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурста катнашучылар түбәндәге темаларга рәсемнәрен тәкъдим итәргә мөмкин: «Саклана торган үсемлекләр һәм хайваннар», «Эколог һөнәре», «Шәһәрнең экологик мохите», «Планетаның киләчәге».