Яр Чаллыда Solo Dance Chelny Бөтенроссия конкурсы узды
Яр Чаллы шәһәрендә Solo Dance Chelny 2022 исеме астында классик, халык-сәхнә һәм заманча, эстрада биюе солистларының X Бөтенроссия конкурсы узды.
Яр Чаллы шәһәрендә Solo Dance Chelny 2022 исеме астында классик, халык-сәхнә һәм заманча, эстрада биюе солистларының X Бөтенроссия конкурсы узды.
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне. Кулланучы хокуклары нигезендә глобаль мәгънәдә дүрт төп принцип ята: мәгълүматка хокук, куркынычсызлыкка хокук, сайлап алуга хокук, шулай ук ишетелү хокукы.
Татарстан Республикасында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасын кире элемтә платформасы сыйфатында куллану турында карар кабул ителде, аның ярдәмендә гражданнарның төрле социаль-әһәмиятле проблемаларга кагылышлы хәбәрләрен автоматлаштырылган режимда җыю, эшкәртү һәм исәпкә алу башкарыла. Әлеге карарны үтәү йөзеннән системаларны интеграцияләү гамәлгә ашырылды.
16 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә ата-аналар өчен БДИ тапшыру оештырылды. «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясендә шәһәр алтынчы ел рәттән катнаша. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда 65 кеше үз көчләрен сынарга карар кылган.