Салым инспекциясе салым ташламаларын куллану тәртибе турында хәбәр итә
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе искә төшерә: физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча салым ташламаларын бирүнең гаризасыз тәртибе гражданнарның аерым категорияләре өчен каралган: пенсионерлар, пенсия алды гражданнар, инвалидлар (кайбер категорияләре), өч һәм аннан күбрәк балалары булган затлар (Россия Федерациясе Салым кодексының п.п. 2, 3, 10, 10.1, 12, 15 п. 1 ст. 407, п.п. 2 - 4, 7 - 10 п. 5 ст. 391).