Яр Чаллыда «Ел студенты-2021»не сайладылар
Кичә «Нур» яшьләр үзәгендә «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина студентларны котлады һәм быел конкурсның үзенчәлекле булуын, быел аңа 10 яшь тулуын билгеләп үтте. Анда быел беренче тапкыр бик күп яшьләр катнашты – 13 номинациядә 100дән артык кеше, бу исә Чаллы яшьләренең яңага тагын да ачыграк булуын һәм үз фикерләре, белемнәре белән уртаклашырга әзер булуларын күрсәтә.