Яр Чаллы гаиләсе торак өчен түләүсез субсидия алды
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе юбилейлы – алар Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алучы 8000 нче яшь гаилә.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе юбилейлы – алар Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алучы 8000 нче яшь гаилә.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Агросила» АҖ структурасына керүче «Агросила-Молоко» сөт комбинаты җитештерүе белән танышты. Мэр өчен экскурсияне «Агросила» АҖ генераль директорының «Агросила-Молоко» эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Байрашева үткәрде. Предприятиедә ул 33 ел эшли, соңгы өч елны җитәкче вазифасында.
26 март көнне Шәһәр үзәк китапханәсендә «Традицияләр һәм хәзерге заман» дип исемләнгән халык сәнгате этнофестивале узачак. Этнофестиваль төрле яшьтәге чаллылыларга исәпләнгән. Кунаклар игътибарына рәссам, агач кисү остасы Хәмит Латыйповның иҗади вернисажы тәкъдим ителәчәк. Яшьләр «Корылтай» хәрби-тарихи клубыннан тарихи реконструкциядә катнаша алачак. Балалар өчен борынгы һөнәрләр буенча һәм декоратив ташлардан панно ясау буенча мастер-класслар әзерләнгән.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров һәм «Яр Чаллы политехника көллияте» директоры Илдар Ганиев Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсе белән очрашты.
Кризиска каршы штаб 2014 елда Наил Мәһдиев тарафыннан шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы базасында, шәһәр предприятиеләренә – кече һәм урта бизнеска ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. Бүген мэр Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, шәһәрдәге беренче чираттагы бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен, кризиска каршы оператив штаб үз эшен яңадан башлап җибәрә.