"Бердәмлек Кубогы" футбол фестивале: ачылу
Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Бердәмлек Кубогы" балалар футбол фестиваленең рәсми ачылышы булды. Сәхнәдә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Осетия, Севастополь, Чусова, Уфа, Саранск һәм Чаллы шәһәрләренең катнашучылары алдында автокаланың иҗат коллективлары чыгыш ясады. Спортчыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм футбол турнирын оештыручы Светлана Патрушева сәламләде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бирегә меңнәрчә чакрым ераклыктан килгән оештыручыларга һәм командаларга рәхмәт белдерде.