Яр Чаллыда "Яңа исемнәр" хәйрия фонды стипендиатларының исемнәре игълан ителде
Яр Чаллыда 2022 елда Иветта Воронова исемендәге "Яңа исемнәр" Хәйрия фонды стипендиатларының исемнәре игълан ителде. Алар: София Балаева , Елизавета Цапкова (фортепиано), 3 нче балалар музыка мәктәбе, укытучы Марина Павловна Малюта , Таһир Гыйлемханов (баян), С.Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе, укытучы Елена Витальевна Лобанова ; Григорий Тюлеманов (аккордеон), 1 нче балалар музыка мәктәбе, укытучы Елена Витальевна Лобанова , Руслан Закиров (вокал), 13 нче балалар сәнгать мәктәбе (татар), укытучы Диләрә Әзһәм кызы Матвеева , концертмейстер Виктория Владимировна Альтергот ; Анастасия Сергеева (рәсем сәнгате), 1 нче балалар сәнгать мәктәбе, укытучы Софья Александровна Ульченко .