Чаллылылар компьюетр уенында шәһәрне ясадылар
Build The Earth проекты кысаларында "Миллиард.Татар" оештырган иң масштаблы "Таткрафт 3.0.Финал" чара тәмамланды. Бу юлы катнашучылар үз корылмаларын Казанда гына түгел, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистайда төзеделәр. Хәзер жюри әгъзалары баллар санап бара. Җиңүчеләрне бу җомга, 11 августта игълан итәчәкләр.