Чаллы төзүчеләренә бүләкләр тапшырылды
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тантаналы чара барышында "Прибрежный" паркы сәхнәсеннән югары җитештерү казанышлары һәм индустрия үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды. Төзүчеләр һәм янәшәдәге белгечлекләр хезмәткәрләре Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы министрлар кабинетының Рәхмәт хатлары белән, шулай ук шәһәр мэрының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем Гамир Лотфуллинга, Валерий Лысенкога бирелде.