Чаллы театрлары «Тантана» премиясе алды
Казанда «Тантана» премиясен тапшыру чарасы узды. Татарстанның халык артисты Рафик Каюмов — «Без 41 нче ел балалары» спектаклендәге Гайфи роле өчен «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә, Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров «Икенче пландагы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.