Ветеран Таһир Йосыфморза улы Мурзинга 99 яшь тулды
Бүген, 1 апрельдә, Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Йосыфморза улы Мурзинга 99 яшь тулды. Әлеге истәлекле көндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветеранны «Гаилә» милли проекты кысаларында Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.