Название(Татарский)
Описание для анонса(Татарский)
Описание для анонса(Татарский)
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында киң колачлы патриотик проектка старт бирелде - «НГПУ Хәтер китабы»ның беренче очрашуы узды. Бу традициягә нигез салган очрашуның мәртәбәле кунаклары - Россия Герое Сергей Чебн ё вның әнисе О ль га Чебн ё ва һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Тимур Нусратов.
26 февральдә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Татарстан Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт – Милосердие» тарафыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә оештырылган Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 236-00-71, +7 (960) 049-68-14 (Мах).
Яр Чаллы технология техникумының бердәм командасы «Гренада» паркында өмә үткәрде: студентлар тротуарларны һәм паркка илтә торган юлларын кардан арындырдылар. Бу шәһәр халкына тайгак җирләрдән һәм кар көртләреннән курыкмыйча, паркта куркынычсыз йөрергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Яр Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 20 тоннадан артык авырлыктагы 2026 елда беренче һәм Махсус хәрби операция башланган вакыттан алып 51 нче шеф ярдәме партиясен җибәрделәр. Аны озатуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Башкарма комитет җитәкчеләре, Шәһәр советы депутатлары, шулай ук ТИҮ вәкилләре катнашты.