Чаллыда хезмәт ветераннары очрашулары дәвам итә
1нче балалар сәнгать мәктәбендә педагогик хезмәт ветераннары очрашуы булды. Әлеге чара кысаларында С. Сәйдәшев ис. 6 нчы балалар музыка мәктәбе укучылары Мөхәммәтгәрәев Таһир үзенең баянда башкарган чыгышы белән куандырды. Герасимова Милана – Яр Чаллы шәһәре мэры стипендиаты, 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы шигырь укыды, ә Яр Чаллы циркының эквилибр жанры артисты Ирина Анатольевна мәктәптә иҗат номеры белән беренче тапкыр чыгыш ясады.