Чаллыдан хәрби хезмәткәрләргә чираттагы гуманитар йөк җибәрелде
Наил Мәһдиев гуманитар йөк җыярга булышкан чаллылыларга рәхмәт белдерде. Ике йөк машинасына 18 тоннадан артык гуманитар йөк төялде. Ул хәрби хезмәткәрләргә ярдәм илтүче машина йөртүчеләрнең һәрберсе белән исәнләшеп хәлләрен сорашты.