Әти-әниләр яңадан парта артына утырды: Яр Чаллылылар бөтенроссия акциясенә кушылды
Аларга традиция буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәркиз Кашапов та кушылды. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына алдагы имтиханнарда уңышлар теләде: «Имтиханнарга ике ай чамасы вакыт калып бара. Быел шәһәрдә 2 146 унберенче сыйныф һәм 7 106 тугызынчы сыйныф укучысы чыгарыла. Акция әти-әниләрнең имтихан үткәрү тәртибен, балаларның нинди документлар һәм материаллар белән керүен, инструктажның ничек уздырылуын үз күзләре белән күрсен, аннары бу хакта үз балаларына сөйләсен һәм башка әти-әниләр белән тәэсирләре белән уртаклашсын өчен юнәлдерелгән».