Хатын-кыз сәламәтлеге турында ачыктан-ачык
Чаллыда 5нче шәһәр хастаханәсе хатын-кызлар консультациясенең табиб-гинекологлары гүзәл затлар өчен «Барысы да хатын-кыз сәламәтлеге турында» дигән темага лекция үткәрделәр. Чара «Нур» яшьләр үзәге белән берлектә оештырылды. 5 нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Алия Яхина ни өчен бүген репродуктив сәламәтлек темасының актуаль булуына мисаллар китерде.