Яр Чаллыда «Туган җирем – назлы бишегем!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша башланды
Шәһәр мәйданында «Туган җирем – назлы бишегем!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша башланды. Тамашаны куюда 1500 кеше катнаша: артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗади коллективлары, урта махсус һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары.