Замелекесье районында трамвай тармагын проектлау ике этапта узачак
Замелекесьеда трамвай тармагын төзү ике этапта гамәлгә ашыру күздә тотыла. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевка һәм журналистларга проект җитәкчесе, "ТрансСервис ЛТД" директоры Сергей Кулиш проектлауның нечкәлекләре турында сөйләде: " Әлеге трамвай юлы инде проектлана, Яр Чаллы проспекты борылышыннан Сарман трактына кадәр Фоменко проспектыннан беренче автомобиль юлының боҗрасына кадәр, озынлыгы ике якка да 10 км 228 м тәшкил итә. Проект буенча яңа трамвай юллары Сарман тракты, Фоменко проспекты, Казан проспекты, Муса Җәлил проспектына чыгу юлы белән узачак. Дәүләт экспертизасыннан соң беренче этабы - июльдә, икенчесе-2021 елның ноябрендә булырга тиеш ".