Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу участогында М7 «Волга» трассасы төзелеше барышын бәяләде
Әлеге маршрут «Яр Чаллы – Екатеринбург» элемтәсен мөмкин кадәр кыска юл белән тәэмин итәчәк, шулай ук Түбән Кама ГЭСы плотинасы буенча шәһәргә керүне бушатачак. Хәзер аның үткәрү сәләте 2 тапкыр арткан. Әлеге участок шәһәр һәм транзит транспорты белән тәэмин ителгән.