Чаллы спортчысы ике тапкыр җиңү яулады
Юрий Вишневский Екатеринбургта үткәрелгән коляскаларда бию буенча 2025 елгы Россия Кубогында җиңү яулады. Аның белән Елена Замыслова һәм Елена Шәйхелисламова биеде.
Юрий Вишневский Екатеринбургта үткәрелгән коляскаларда бию буенча 2025 елгы Россия Кубогында җиңү яулады. Аның белән Елена Замыслова һәм Елена Шәйхелисламова биеде.
Сергей Чебнев укыган мәктәпне Герой хөрмәтенә аның исеме белән атаячаклар, ә ишегалдында хәрби хезмәткәрнең бюсты барлыкка киләчәк. Шулай ук татарстанлыга Җиңү паркындагы Геройлар аллеясында да һәйкәл куелачак. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев 56 нче мәктәптә булды.
Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. «Көнбагышкай» 82 нче балалар бакчасында бәйрәм чарасы узды. Чарада ветераннар катнашты.
Чаллыда мобиль поликлиника эшләячәк. 1 майдан 11 майга кадәр «Омега» сәүдә үзәге каршында мобиль поликлиника эшләячәк. Биредә ЭКГ, флюорография үтеп булачак, шулай ук анализлар алачаклар, күз басымын тикшерәчәкләр. Шәһәрдәшләрне табиб-терапевт кабул итә. Хатын-кызлар маммолог һәм гинекологка күренә ала.
За нарушения предусмотрены штрафы до 500 тысяч рублей.