Чаллыда «Георгий тасмасы» акциясе дәвам итте
Автокалада яшәүчеләр, гадәттәгечә, ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чарада «Ышаныч» үзәгендә тәрбияләнәчеләр дә катнашты.
Автокалада яшәүчеләр, гадәттәгечә, ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чарада «Ышаныч» үзәгендә тәрбияләнәчеләр дә катнашты.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев бүген сугыш ветераннары өчен госпитальдә булды һәм ветераннарны котлады. Бүген ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрне бергә җыеп, бәйрәм уздырылды.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Бөек Ватан сугышы ветераннарын Валентина Михайловна Мясникова һәм Нина Антоновна Старкованы чын күңелдән котлады.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фарукшин яныны барды һәм киләсе Җиңү көне белән котлады. Ул ветеранга Чаллы хакиме исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырды. Очрашуда «РИАТ» ААҖ башкарма директоры Владимир Мельниковта катнашты.
«Тиктормаслар» 113 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре хәйрия ярминкәсе оештырды. Алар җыелган акчага кирәк-ярак эйберләр туплады. Аларны хәрбиләргә махсус хәрби зонасына җибәрәчәкләр.