Роспотребнадзор Чаллы эшмәкәрләре өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә
10 октябрьдә 12:00дән 16:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы буенча Роспотребнадзор белгечләре Низаметдинов урамы, 14 йорт адресы буенча территориаль бүлектә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә консультация бирә. Эшмәкәрләрне кабул итүгә 32-06-07 телефоны буенча алдан язылып була.