Үлемсез акция. Үлемсез полк
76 мең чаллылы Хәсән Туфан проспекты буенча Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре төшерелгән штендерлар белән узды. Колоннаны шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкләде. Акциядә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, Шәһәр Советы депутатлары катнашты.