Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшкә урнашырга ярдәм итә
«Ышаныч» халыкка комлекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән мөһим һәм файдалы очрашу узды. Россиядә эш белән тәэмин итү үзәкләре халыкның эшле булуына ярдәм итүгә, һөнәри белем бирүгә һәм квалификация күтәрүгә юнәлдерелгән милли проектлар белән бәйле. 2025 елдан «Кадрлар» милли проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында «Эшлелеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты эшли.