Наил Мәһдиев «Мастер» Кама индустриаль паркы резидентларында булды
Инвестицияләр советы утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Мастер» Кама индустриаль паркының ике резиденты — «ВБК Восток» һәм «ИДУН КЛАТЧ РУС» компанияләре эшчәнлеге белән танышты. Очрашуда 2025 ел нәтиҗәләре, үсеш планнары һәм тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды.