Шәһәр мэры Наил Мәһдиев карары буенча 48/20 йортта зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтелде
Фатирсыз калган кешеләр бу төнне кунакханәдә үткәрделәр, кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Иртәнге мәгълүматларга караганда, мондый ярдәмнән 22 кеше файдаланган.
Фатирсыз калган кешеләр бу төнне кунакханәдә үткәрделәр, кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Иртәнге мәгълүматларга караганда, мондый ярдәмнән 22 кеше файдаланган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы оператив штабы әгъзалары гадәттән тыш хәл урынын тикшерделәр, республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы уздырылды .
Хәзерге вакытта 48/20 йортында коткаручылар эшли.
Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 25/18 адресы буенча урнашкан биш катлы панельле торак йортның 4 катындагы фатирда газ шартлавы турында хәбәр килде. Анда янгын сүндерү бүлекчәләре эшли. Алга таба мәгълүмат ачыкланачак.
«Халыклар күп – ил берәү!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе узачак. Акция 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында үткәрелә һәм традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.