Шәһәр Николай Зотовны соңгы юлга озатты
Шәһәрдәшебез белән хушлашу мәрәсимендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең бер урамына аның исеме биреләчәген хәбәр итте: “ Бүген шәһәр халкы кайгыра. Без чын ир-егетне, сугышчыны, илебез гражданинын соңгы юлга озатабыз. Мин әле дә Николай Зотовны махсус хәрби операциясенә озату көне н күңелемдә т отам . Ул кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бир гән иде . Күпләр нең гомерен саклап калды, әмма үзе н саклый алмады. Якын арада Чаллының бер урамы Николай Зотов исемен йөртә башлаячак . Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул кешеләрне яратты, балаларны үз итте. Нинди генә сорау булмасын, ул һәрвакыт аны елмаю, сабырлык аша, уңышлы хәл итә белде. Аның бу яхшы сыйфатлары хәтеребездә мәңге калачак”.